ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2017 ел
дүшәмбе

Районның авылларында урып-җыю кампаниясе бара, бу авыл хуҗалыгы эшлекләре өчен иң мөһим вакыт. Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин уңышны җыю барышын тикшерде һәм иң оста комбайнчыларга премия өләште.

14 августтан бирле ТР Икътисад министрлыгында социаль яктан мөһим проектларны тормышка ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү өчен оештырылган бәйге башланды.Бәйгенең гомуми фонды 35,0 млн. сум тәшкил итә.

"Яшел Фитнес" физкультурачылар көнен күңелле уздырды.

Уҗым культураларын чәчүне оештыру темасына зона семинар-киңәшмәсе Баулы районы Николашкино авылында узды. Анда  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, игенчелек буенча консультантлар, Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы формированияләре һәм КФХ җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре агрономнары һәм инженерлары катнашты.

Семинар барышында туфракны төп һәм чәчү алдыннан эшкәртү машиналарын эшләтеп күрсәттеләр. Шулай ук төрле агрегатларның уңай һәм тискәре яклары күрсәтелде.

Зона киңәшмәләренең тематик өлешендә нотыклар тыңланды,  кырлар торышының фитомониторингын уздыру методикасы һәм кырларның чүпләнүенә, авыруларга, корткычларга каршы көрәш чаралары турында сөйләде, шулай ук орлыкларга грунт контроле йомгакларын игълан ителде.

Киңәшмәдә җылыту сезонына әзерлек һәм урып-җыю эшләре барышы тыңланды. Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин алып барды.

12 август көнне «Шәһәрнең мəдəни мөхите», 9 мәйданда бик кызыклы чараларны әзерләп, шәһәр халкы һәм кунакларына бик әйбәт кәеф бүләк итте.

Хоккей сезоны башланганга кадәр мөмкинлекләре чикләнгән әлмәтлеләр арасында бочче буенча турнирны уздыру традициягә әйләнде.Инде өченче ел «Нефтяник» хоккейчылары бүләк фондына шәхси акчаларын бүлеп бирәләр һәм ярышларны уздыруда катнашалар. 12 август көнне спорт сараена 20 катнашучы һәм аларның ярдәм төркемнәре килде.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 28 нче августына билгеләнгән Әлмәт шәһәре территориясендә шәхси торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән 8 җир участогын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына аукцион сатулары турында хәбәр итә. 

2 нче сентябрь көнне 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр "Татнефть Әлмәт марафоны" массакүләм җиңел атлетика буенча ярышлар оештырылу сәбәпле, шәһәрдә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. 

Түбәндәге урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:

- Ленин урамы буенча Чехов исемендәге урамнан алып Төзүчеләр пр. боҗрасына кадәр;
- Төзүчеләр проспектында Шевченко урамыннан алып Бигаш урамы боҗрасына кадәр;
- М. Җәлил урамында Ленин урамыннан алып Лермонтов урамына кадәр;
-Лермонтов ур. М. Җәлил урамыннан алып Радищев урамына кадәр;
- Радищев урамы  буенча Лермонтов урамынан алып Ленин ур. кадәр;
- Чехов урамында Ленин урамыннан алып Белоглазова урамына кадәр;

- Шевченко урамы буенча Төзүчеләр проспектыннан алып Заслонова урамына кадәр;

- Заслонова урамы буенча Шевченко урамыннан алып Ленина урамына кадәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International