Әлмәт «Нефтянигы» хоккейчылары җанатарлары өчен бочче буенча турнир оештырдылар

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Хоккей сезоны башланганга кадәр мөмкинлекләре чикләнгән әлмәтлеләр арасында бочче буенча турнирны уздыру традициягә әйләнде.Инде өченче ел «Нефтяник» хоккейчылары бүләк фондына шәхси акчаларын бүлеп бирәләр һәм ярышларны уздыруда катнашалар. 12 август көнне спорт сараена 20 катнашучы һәм аларның ярдәм төркемнәре килде.

Турнирның финалында көчсез куллы хатын-кызлар арасында 1 урынны Лилия Заһретдинова, 2 урынны Любовь Ступникова яулады. Ир-атлар арасында 1 урынга Анатолий Коновалов, 2 урынга Рөстәм Кабиев, 3 урынга Вячеслав Бородин чыкты.

Кцчле куллы хатын-кызлар арасында 1 урынны Алена Сәхипгәрәева, 2 урынны Нәфисә Минһаҗева, 3 урынны Ләйсән Фәтхетдинова яулады. Ир-атлар арасында 1 урынга Радик Шәйхетдинов, 2 урынга Дмитрий Александров, 3 урынга Атлас Фазлыев чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International