2 нче сентябрь көнне 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр "Татнефть Әлмәт марафоны" массакүләм җиңел атлетика буенча ярышлар оештырылу сәбәпле, шәһәрдә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Түбәндәге урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:
- Ленин урамы буенча Чехов исемендәге урамнан алып Төзүчеләр пр. боҗрасына кадәр;
- Төзүчеләр проспектында Шевченко урамыннан алып Бигаш урамы боҗрасына кадәр;
- М. Җәлил урамында Ленин урамыннан алып Лермонтов урамына кадәр;
-Лермонтов ур. М. Җәлил урамыннан алып Радищев урамына кадәр;
- Радищев урамы буенча Лермонтов урамынан алып Ленин ур. кадәр;
- Чехов урамында Ленин урамыннан алып Белоглазова урамына кадәр;
- Шевченко урамы буенча Төзүчеләр проспектыннан алып Заслонова урамына кадәр;
- Заслонова урамы буенча Шевченко урамыннан алып Ленина урамына кадәр.