Әлмәт районы белгечләре уҗым культураларын чәчү буенча зона киңәшмәсендә катнаштылар

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Уҗым культураларын чәчүне оештыру темасына зона семинар-киңәшмәсе Баулы районы Николашкино авылында узды. Анда  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, игенчелек буенча консультантлар, Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы формированияләре һәм КФХ җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре агрономнары һәм инженерлары катнашты.

Семинар барышында туфракны төп һәм чәчү алдыннан эшкәртү машиналарын эшләтеп күрсәттеләр. Шулай ук төрле агрегатларның уңай һәм тискәре яклары күрсәтелде.

Зона киңәшмәләренең тематик өлешендә нотыклар тыңланды,  кырлар торышының фитомониторингын уздыру методикасы һәм кырларның чүпләнүенә, авыруларга, корткычларга каршы көрәш чаралары турында сөйләде, шулай ук орлыкларга грунт контроле йомгакларын игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International