Район башлыгы Айрат Хәйруллин районның иң оста комбайнчыларына премия өләште

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Районның авылларында урып-җыю кампаниясе бара, бу авыл хуҗалыгы эшлекләре өчен иң мөһим вакыт. Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин уңышны җыю барышын тикшерде һәм иң оста комбайнчыларга премия өләште.

Беренче итеп район башлыгы Н.Е.Токарликов исемендәге хуҗалыкны карап чыкты. Бу сезонда уңышлы эш өчен беренче премияне Н.Е.Токарликов исемендәге АҖ комбайнчылары Андрей Федосеев һәм Сергей Сокоров алдылар.

Шуннан сож Айрат Хщйруллин "Кичучат" ҖЧҖ кырларында булды. Бәйгенең беренче нәтиҗәләре буенча бүләкне күпьеллык стажы булган комбайнчылар Дамир Яруллин һәм Наил Гарипов алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International