«Шәһәрнең мəдəни мөхите» кабат әлмәтлеләрнең күңелләрен күтәрде

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

12 август көнне «Шәһәрнең мəдəни мөхите», 9 мәйданда бик кызыклы чараларны әзерләп, шәһәр халкы һәм кунакларына бик әйбәт кәеф бүләк итте.

18.00 сәгатьтә Әлмәтнең 60-еллыгы исемендәге скверда (Гадел хөкем йорты) «Татнефть» ГАҖ "Рухыят" рухи яңарыш фондыннан «Сандугач сайрар илем» балалар иҗаты фестивале лауреатлары катнашуы белән концерт узды, вокал, барабаннарда уйнау, театр сәнгате һәм нәфис сүз буенча мастер-класслар оештырылды.

19.00 сәгатьтә Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында Виктор Цой хөрмәтенә рок-концерт оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International