Әлмәттә референдум нәтиҗәләре билгеле

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Шәһәр активы белән иртәнге киңәшмә барышында Әлмәт районы территориясендә үзсалым буенча референдум нәтиҗәләре чыгарылды. Референдум нәтиҗәләре белән башкарма комитет җитәкчесенең авыл җирлекләре белән элемтә буенча урынбасары Олег Шабалин таныштырды.

Сайлауларда быел үткән елга караганда 675 кә күбрәк кеше катнашкан. Шул исәптән, референдумда 17588 кеше (ягъни 69,17 процент). Иң актив катнашучы авыллар рәтенә Габдрахман, Елховой, Кама-Исмәгыйль, Түбән Абдул, Яңа Кәшер, Нәдер, Сиренькино һәм Тайсуган керә.
 

Тавыш бирү барышында 47 сайлау участогында 257 участок һәм 8 территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары катнашты. Быел 14 җирлек түләүнең күләмен арттыру турында карар кабул иткән. Калган җирлекләрдә салым күләме элеккечә 200 сум тәшкил итә.
 

Референдумда түбәндәге сораулар чыгарылды:
- юлларны ремонтлау (19 авыл җирлегендә);
- урам утларын яңарту (9 авыл җирлегендә);
- су белән тәэмин итү системаларын ремонтлау һәм чишмәләрне каптажлау (8 авыл җирлегендә);
- һәйкәлләр, зиратлар, чишмәләр территорияләрен төзекләндерү (7 авыл җирлегендә).
 

Габдрахман, Васильевка, Югары Акташ һәм Кичү авылларында (барлыкка килгән экономиягә бәйле рәвештә) алдагы референдум нәтиҗәләре буенча җыелган акчаларны тоту максатын үзгәртү сораулары өстәмә тавыш бирүгә чыгарылды.
 

Олег Николаевич сүзләренә караганда, 2017 елгы үзара салым акчасына планлаштырылган эшләрне башкару буенча чараларның күбесе төгәлләнде.
Быелгы референдум нәтиҗәләре авыл халкының түләү күләмен генә түгел, ә акча юнәләчәк максатларны да хуплаувын  раслый.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International