Шәһәр турында

Ил: Россия

Субъект федерация: Татарстан

Муниципаль район: Әлмәт районы

Мәйданы: 118 км²

Район халкы: 163 512 кеше (2021)

Милли состав: татарлар, руслар, чуашлар, мордвалар һ.б.

Телефон коды:  8 (8553)

Почта индексы: 423450 - 423465

ОКАТО коды: 92 405

Территория:  2500,2 кв. км

Рәсми сайт: http://almetyevsk.tatar.ru

 

 Глава муниципального района - Нагуманов Тимур Дмитрий улы
      
           423450 Республика Татарстан, г. Альметьевск, ул. Ленина, 39

           Тел.: (8553) 37-07-57

           E-mail: almat@tatar.ru

Муниципаль район башлыгы - Нагуманов Тимур Дмитриевич

423450 Республика Татарстан, Әлмәт ш., Ленин ур., 39

(8553) 37-07-57

            E-mail: almat@tatar.ru

 Әлмәт шәһәре (1953 елдан башлап) Россиядә, Татарстанның  Әлмәт районы административ үзәге, полицентрик Әлмәт (Әлмәт-Бөгелмә-Лениногорск) агломерациясенең баш шәһәре һәм Әлмәт ТПК үзәге, Татарстанда  халык  саны һәм әһәмияте буенча дүртенче урында.

 Әлмәт шәһәре - Әлмәт районы үзәге, Кама буенда, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы битләрендә, Зәй елгасының сулъяк ярында (Кама кушылдыгы), Казаннан 279 чакрым көньяк-көнчыгышта, Әлмәт тимер юл станциясеннән 16 чакрым ераклыкта урнашкан.

XVIII гасырда нигез салынган, 1952 елга кадәр - Әлмәт авылы, аннан соң - Әлмәт бистәсе. Нефть ятмаларын ачу һәм эшкәртү сәбәпле Әлмәт авылы 1953 елда Әлмәт шәһәре итеп  үзгәртелде. Автомобиль юлларының зур төене. Шәһәрдән 10 чакрым ераклыкта - Бөгелмә-Яр Чаллы-Әгерҗе тимер юлы.

 

Сәнәгать

Район үзәгендә - нефть чыгару сәнәгате:  В. Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ: «Әлмәтнефть» нефть  һәм газ чыгару идарәсе,  «Елховнефть» нефть  һәм газ чыгару идарәсе, «Ямашнефть» нефть  һәм газ чыгару идарәсе, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ, «Татойлгаз» ЯАҖ, «ТАТЕХ» ЯАҖ, «Татнефтеотдача» ААҖ, «Татнефтепром» ААҖ, «Кара Алтын» ЯАҖ, «Булгарнефть» ААҖ, «ТНГК-Развитие» ҖЧҖ, «СМП-Нефтегаз» ААҖ, «Шешмаойл» ИК  ҖЧҖ, «Меллянефть» ААҖ, «Троицкнефть» АҖ, «Нократойл» ААҖ (Нефтесервис ЯАҖ), «Акмай» ААҖ; газ эшкәртү: «Татнефтегазпереработка» идарәсе; машина төзелеше һәм металл эшкәртү:  «АЛНАС» батырма электронасослар  заводы» ААҖ, «Әлмәт торба заводы» ААҖ, «Әлмәт тимер-бетон әйберләр заводы» ААҖ, «Радиоприбор» ААҖ һәм башкалар.

Җиңел һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләре: «Баулюкс Групп» ҖЧҖ, «Алсу» оек-оекбаш фабрикасы, «Әлмәт икмәк заводы» ААҖ. Район үзәгеннән читтә - "Акташ кирпеч заводы" ААҖ. Нефть чыгару - районның бөтен территориясендә.

Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында бодай, арыш, арпа, солы, борчак, вика, кукуруз, яшелчәләр үстерәләр. Мөгезле эре терлек, дуңгыз, сарык, атлар асрыйлар.

Бүгенге көндә районда төрле милек рәвешләрендәге 86 авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе эшли, шулардан: 1 акционерлык җәмгыяте, 22 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 63 фермер хуҗалыклары.

Авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 122 мең гектарга якын (районның гомуми мәйданының 47,8%ы), шул исәптән 88 мең гектарга якын сөрү җирләре.

Мәгариф

Әлмәт һөнәри көллияте (АПК)

Әлмәт политехника техникумы (АПТ)

Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы

Әлмәт медицина көллияте (АМК)

Әлмәт физик культура көллияте

Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте

Әлмәт дәүләт нефть институты (ӘДНИ)

Икътисад, идарә һәм хокук институтының Әлмәт филиалы (Казан шәһәре) (ИЭУП)

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты (АГИМС)

А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты филиалы (КНИТУ - КАИ)

 «ТИСБИ» идарә университеты» югары һөнәри белем бирү мәгариф оешмасының Әлмәт филиалы (Казан шәһәре) (ТИСБИ)

"Кванториум" балалар технопаркы

 Мәдәният                                      ;

Туган якны өйрәнү музее

Шәһәр мәйданы

Г.А.Стефановский исемендәге Картина галереясе –“Нефтьче”  мәдәният йортына күчерелгән

«Нефтьче» мәдәният сарае

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Яшьләр үзәге

Район Мәдәният йорты

«Әлмәт» милли-мәдәни үзәге

Үзәкләштерелгән  китапханәләр системасы китапханәләре

Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркы

"СтарСинема" кинотеатры

«Татарстан» кинотеатры

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International