Әлмәт районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләре кызу темплар белән бара. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре сөрәләр, күлтилиләр, чәчәләр. 29 апрельгә булган статистик мәгълүматлар буенча, быелгысы елда 16041 мең гектарда көзге культураларны тукландырырга, 31345 мең гектарда бөртекле культураларны чәчәргә кирәк. Барлык чәчү эшләренең 45,4 проценты башкарылган инде.