ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь 2018 ел.
пәнҗешәмбе

Иртәгә, 14 декабрьдә, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән аз гына кар. Җил 4-9 м/с, урыны белән  14 м/ска кадәр көчәюләр. Минималь температура -7..-10º, аязганда -15ºка кадәр; максималь температура көндез -4..-8º. Юлларда бозлавык.

7 декабрьдә Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясенең, пенсия алды яшендәгеләрнең бу заводта алдагы хезмәт эшчәнлегенең хәлен бәяләү буенча эш кысаларында башкарма комитетта зур нефть һәм сәнәгать предприятиеларының профсоюз комитетларының рәисләре белән очрашу үткәрелде.

2019 елда айлык пенсияне уртача алганда 1000 сумга арттыру пенсияләрне индексацияләү ярдәмендә башкарылачак. Бу эшләмәүче пенсионерларның гына пенсиясе күтәреләчәк дигән сүз.

 

15 декабрьдә Әлмәт драма театрында Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән XVI ЧТПЗ Группасының «Снежность» хәйрия  театр фестивале узачак. 

Әлмәт муниципаль районы Ветераннар советы Президиумының йомгаклау утырышы 12 декабрьдә Василий Саиойлов рәислеге астында узды. Иҗтимагый ветераннар оешмасының олы яшьтәге буынның мәнфәгатьләрен яклау буенча күппланлы эше, узып баручы 2018 елның максатларын үз вакытында һәм нәтиҗәле рәвештәүтәү һәм 2019 елга билгеләнгән перспектив планнар утырышның көн тәртибенә керде.

11нче декабрьдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Әлмәт муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Агрокласс» семинары узды.

 


12
декабрь 2018 ел.
чәршәмбе

Пәнҗешәмбе көнне, 13 декабрьдә, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән аз гына кар. Иртән һәм көндез аз гына кар, юеш кар, урыны белән сизелер-сизелмәс бозлавык. Җил 4-9 м/с.  Минималь температура -9..-12º; максималь температура көндез  -4..-8º. Юлларда бозлавык.

12 декабрьдә 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан Әлмәт шәһәре, Шевченко урамы, 62 нче йорт адресы буенча халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне оештырачак. Бу көнне юридик өлкәгә караган сораулары булган әлмәтлеләрне адвокатлар, юристлар, прокуратура һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре кабул итәчәк.

11 декабрьдә Әлмәт медицина көллиятендә «Молодая Гвардия Единой России» бүлекчәсе активистлары Россия Федерациясе Конституциясе Көненә багышланган викторина уздырды. Катнашучыларны төркемләп бүлделәр һәм Конституция белән бәйле сораулар бирделәр.

«Стань заметней» акциясе кысаларында футбол спорт мәктәбендә Әлмәт шәһәрендә Юл хәрәкәте иминлеге ГБУ ТУ юл буендагы сызыкларны тикшерү бүлеге начальнигы Пятов Ю.В. спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән юл хәрәкәте иминлеге буенча әңгәмә уздырды. Чараның максаты - балалар белән юлларда һәм гомумән урамда куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту, кышкы вакытта юл-транспорт һәлакәтләреннән кисәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования