Әлмәт шәһәренең М. Таһиров исемендәге 1 нче урта мәктәбендә Р. Фәхретдинның белем бирү мирасына багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Бу чарада филология фәннәре кандидатлары С. Трофимова (Казан) һәм Д. Гимранова (Р. Фәхретдин мемориаль музее директоры), ТР көньяк-көнчыгышының имам-мөхтәсибе һәм казые Ф. Әхмәтҗанов, шулай ук мәгариф идарәсе вәкилләре, мәктәп педагоглары катнашты.