Бүген ТР Президенты рәислегендә видокиңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.
Дәүләт торак инспециясе мәгълүматларына караганда, 2016 елда 41 муниципал районда капиталь төзекләндерелгән 3235 күпфатирлы йөрт тикшерелгән. Аларның нәтиҗләре буенча куркынычсызлык техникасын бозуның 34 очрагы теркәлгән. 830 капиталь төзеклендереләсе бинаның берсе генә кулланышка тапшырылмаган, калганнары инде тапшырылган.
Бүген җылылык Татарстандагы 13 мең 664 күпфатирлы йортка бирелгән, бу 80% тәшкил итә. 1 мең 540 Казан йорты, 20 Чаллы йорты, 828 Әлмәт йорты, 748 Яшел Үзән йорты, 208 алабуга йортында әлегә җылылк юк. Төп сәбәп – торак хосусый милек ияләре берләшмәсе рәисләреннән гаризалар булмау.