Бүген Мәшгульлек үзәгендә "вакансияләр ярминкәсе" узды. Мәшгульлек үзәге директоры Минсагит Насертдинов хәбәр иткәнчә, үзәктә 8 нән алып 12 сенә кадәр «Ачык ишекләр атнасы» уза, биредә аңлату эшләре дәвам итә. Хезмәткәрләр эшсезләргә һөнәр сайларга ярдәм итәләр, шулай ук 50 ләп мәктәп укучысы белән төрле чаралар уздыралар.