Эшлекле дүшәмбе

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Бүген башкарма комитетта гомум шәһәр планеркасы булып узды. Аны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин уздырды. Планерка Синай ярымутравында булган һаләкәттә үлгәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.

Иртәнге киңәшмәдә Әлмәт район кулланучылар җәмгыяте идарә рәисе Җәлил Насретдиновка ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды. Алга таба узган атнага йомгак ясалды. Әлмәт шәһәре һәм районының чираттатн тыш берләштерелгән сессиясе булып узды, 30 октябрь көнне сәяси репрессия корбаннарын искә алуга багышланган чаралар, “Күркэм гаилэ” бәйгесе финалы узды.

Эшлекле дүшәмбедә шулай ук Финанс–бюджет платасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк–кончыгыш территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Маликов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International