“ ТР муниципаль берәмлекләрендә рәсми булмаган мәшгульлекне киметү һәм мәҗбүри иминият взносларын арттыру” буенча видеоконференция

2015 елның 3 апреле, җомга
Бүген ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында “ ТР муниципаль берәмлекләрендә рәсми булмаган мәшгульлекне киметү һәм мәҗбүри иминият взносларын арттыру” буенча видеоконференция үткәрелде.

Муниципалитетларга тагы бер кат әлеге мәсьәлә буенча урыннарда эшләү ихтыяҗы булуын, мәҗбүри иминият взнослары түләүнең мөһимлеген, бу юнәлештә законга үзгәрешләр кертелүе хакында эш бирүчеләргә җиткерергә кирәклеген ассызыкладылар.

Әлмәт районы буенча агымдагы елның 3 апреленә хезмәт хакын арттыру буенча 1912 өстәмә килешүләр төзелгән. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Гирфанов хәбәр итте. Кайнар линия телефонына (45-50-09) гражданнардан 15 мөрәҗәгать кергән, шуларның 5 се хезмәт турындагы законны бозуга кагылышлы. Рәсми булмаган мәшгульлекне киметү һәм мәҗбүри иминият взносларын арттыру буенча районда 10 рейд уздырылган, 43 сәүдә ноктасы тикшерелгән. Белгечләр әйтүенә караганда, Әлмәттә Хезмәт һәм мәшгугльлек үзәгенә исәпкә басмаган 10-15 мең чамасы эшсез граждан исәпләнә, алар салым түләми, мәҗбүри иминият фондына взнослар күчерми. Күбесе хезмәт килешүләрсез генә эшли.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International