Әлмәт шәһәрендә беренче игезәк туу

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

2024 елның 12 апрелендә ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә беренче игезәк бала тууы теркәлгән.

Хаҗиев Салават Фәнил улы һәм Алия Айдаровна гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. 2024 елның 8 апрелендә аларның ике улы туа. Бу гаиләдә беренче һәм икенче бала. Яңа туган сабыйларны әти-әниләре матур исемнәр белән Аяз һәм Нур дип атаганнар.

ГХАТ идарәсе белгечләре бәхетле ата - аналарны икеләтә шатлык белән котладылар һәм әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын-туу турында таныклыкларын тапшырдылар.

Әлмәт шәһәренең ГХАТ идарәсе шатлыклы вакыйга, искиткеч игезәк уллары тууы белән котлый. Балаларга сәламәтлек һәм иминлек, бәхетле язмышлар һәм яхшы тормыш юллары телибез. Өйдә һәрвакыт икеләтә бәйрәм, зур бәхет һәм күңел ачу булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International