ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Иртәгә, 6 февраль көнне, аязучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Вакыт-вакыт кар, урыны белән буран.

1 февральдән алып 3 февральгә кадәр Казан шәһәрендә йөзү буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярышларда бөтен республикадан 380 спортчы катнашты. Әлмәтне спорт мәктәбенең йөзү бүлегендә шөгыльләнүче 16 егет тәкъдим итте, шуларның - икесе Россия спорты мастеры, җиде спорт мастеры исеменә кандидат һәм тиде беренче разрядлы спортчы. 

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча сәламәтлек саклау идарәсендә 2017-2018 елларның эпидемиологик сезонында грипп һәм кискен респиратор вирус йогышларын кисәтү буенча чаралар һәм Әлмәт районында грипп һәм ОРВИ эпидемиясен булдырмау турында әңгәмә узды. 

"Бяки Буки" урам әдәби фестивале күңел ачу элементларын һәм кыйммәтле бүләкләрне үз эченә алган мәдәни һәм интеллектуаль ял урыны булып торачак. Бу чара барышында балалар онлайн-тавыш бирү ярдәмендә кунак язучысын сайлаячаклар. Фестиваль онлайн һәм офлайн өлешләреннән тора. Онлайн өлеш бәйге рәвешендә үтәчәк. Ул бяки-буки.рф сайтында фестивальдә кунак буларак кабул ителәчәк язучы, шагыйрь өчен тавыш бирүдән башланачак.

Сайлап алу муниципаль туры Әлмәттә Яшьләр үзәгендә (Ленин урамы, 21) 8 февральдә 14.00 сәгатьтә узачак. Номинацияләр: «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Җыр өчен язылган иң яхшы музыка», «Җырның иң яхшы тексты».

10 февраль көнне Әлмәттә "Татарстан чаңгы юлы -2018" массакүләм ярышлары уздырылачак. Ярышлар шәһәр ипподромында үткәреләчәк. 

Казан дәүләт медицина университеты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Әлмәтнең сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә чыгарылыш укучылары һәм медицина көллиятен тәмамлаучылар өчен «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» медицина фестивален үткәрде.

13 февральдән алып 20 февральгә кадәр, гадәттәгечә, һәр кешегә музейга бүләк ясарга мөмкинлек бирелә. Туган якны өйрәнү музее оешуга нәкъ менә Әлмәт халкының бүләкләре, предприятиеләр һәм оешмалар экспонатлары этәргеч бирде.

3 февраль көнне “Мәдәни мохит” проекты кысаларында мәдәни-күңел ачу чаралары шәһәрнең 5 мәйданында узды.Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында әлмәтлеләр һәм шәһәр кунакларын бөтен гаилә өчен оештырылган «Family party» күңел ачу уен программасы көтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International