Казан дәүләт медицина университеты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Әлмәтнең сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә чыгарылыш укучылары һәм медицина көллиятен тәмамлаучылар өчен «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» медицина фестивален үткәрде.
Узган шимбә көнне, 3 февральдә, йөздән артык югары сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар 3 нче поликлиникага Казан дәүләт медицина университеты ректоры, профессор Алексей Созинов, ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина катнашуы белән оештырылган очрашуга килделәр.