"Бяки Буки" урам әдәби фестивале әлмәтлеләрне катнашырга өнди

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

"Бяки Буки" урам әдәби фестивале күңел ачу элементларын һәм кыйммәтле бүләкләрне тәкъдим итәчәк мәдәни һәм интеллектуаль ял урыны булып торачак.

Бу чара барышында балалар онлайн-тавыш бирү ярдәмендә кунак язучысын сайлаячаклар. Фестиваль онлайн һәм офлайн өлешләреннән тора.

Онлайн өлеш бәйге рәвешендә үтәчәк. Ул бяки-буки.рф сайтында фестивальдә кунак буларак кабул ителәчәк язучы, шагыйрь өчен тавыш бирүдән башланачак.

Онлайн бәйгеләрне үткәрү вакыты: 5 февральдән алып 2 майга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International