ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2017 ел
шимбә

Шевченко, 114 һәм Ленин ,123 урамнары буенча яшәүчеләр ишегалларын бүтән койма яңгыр вакытында су басу борчымый.  "Әлмәт-Водоканалы" агымсу канализацияләрен җайлады. Һәм хәзер  канализацияләр яхшы эшли. 

24 нче июнь көнне Әлмәт районындагы Иске Суркино авылында унберенче тапкыр Кама аръягында гомер итүче чуашларның фольклор бәйрәме – “Учук” фестивале узды.
Традиция буенча чуаш мәдәнияте фестиваленә Татарстан районнарыннан кунаклар җыелды.

Учук – чуашларда иген үскән басу-кырлардан мул уңыш өмет итеп дога кылу йоласы. Иске Сүркино авылы халкы торгызган бу бәйрәмне уздырырга бүген республика тарафыннан ярдәм күрсәтелә. Ул инде күптән туганнар һәм дусларның очрашу урынына әверелде.

Бүген Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә торак төзү һәм социаль объектларны төгәлләү, республика программаларын гамәлгә ашыру буенча, проблемалы объектлар төзелеше һәм торак төзелеше буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International