Бүген Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә торак төзү һәм социаль объектларны төгәлләү, республика программаларын гамәлгә ашыру буенча, проблемалы объектлар төзелеше һәм торак төзелеше буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.