Әлмәт районында дуслык һәм милләтара татулык фестивале "Учук" узды

2017 елның 24 июне, шимбә

24 нче июнь көнне Әлмәт районындагы Иске Суркино авылында унберенче тапкыр Кама аръягында гомер итүче чуашларның фольклор бәйрәме – “Учук” фестивале узды.
Традиция буенча чуаш мәдәнияте фестиваленә Татарстан районнарыннан кунаклар җыелды.

Учук – чуашларда иген үскән басу-кырлардан мул уңыш өмет итеп дога кылу йоласы. Иске Сүркино авылы халкы торгызган бу бәйрәмне уздырырга бүген республика тарафыннан ярдәм күрсәтелә. Ул инде күптән туганнар һәм дусларның очрашу урынына әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International