Әлмәттәге эш бирүчеләр игътибарына

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге беренче тапкыр эш эзләүче, һөнәри уку йортларын тәмамлаган һәм югары һөнәри белем бирүче уку йортларын тәмамлавына ике елдан артык вакыт узмаган яшьләрне эш белән тәэмин итүчеләргә, түләнгән хезмәт хакының бер өлешен компенсацияли.

Эш бирүчегә эшкә урнаштырылган һәр кеше өчен Рәсәй Федерациясе законнары буенча билгеләнгән бер минималь хезмәт хакы күләмендә чыгымнар, һәм иминият взносларын түләүгә киткән акчалар да компенсацияләнә. Рәсәй Федерациясе буенча 2018 нче елның 1 нче маеннан минималь хезмәт хакы күләме 11163 сумны тәшкил итә.

Җәйге каникуллар чорында балигъ булмаган гражданнарны (шул исәптән хезмәткәрләрнең үз балаларын да) эшкә урнаштырган очракта, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүче түләгән хезмәт хакына өстәмә рәвештә һәр эшкә урнаштырылган яшүсмергә 1275 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтергә әзер.

Хөрмәтле эш бирүчеләрне хезмәттәшлеккә чакыралар.

Югарыда күрсәтелгән юнәлешләр буенча килешүләр төзергә теләүчеләр өчен өстәмә мәгълүмат кирәк булса Мәшгульлек үзәгенә № 109, 110 бүлмәләргә мөрәҗәгать итегез, яисә 32-34-94 телефон номерына шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International