Санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча кайсы район үрнәк булыр? Бүген лидерлар рәтендә – Әлмәт

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

30 мең м2 чистартылган территория, 40 меңгә якын актив катнашучы. Әлмәт районы республикада быел гамәлгә ашырылучы санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча алдынгы итеп танылды. 1 апрельдән башлап муниципаль берәмлек территориясендә калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыруның барлыгы 47 урыны юк ителгән, 472 машина чүп чыгарылган. 21 апрельдә булып узган беренче гомумшәһәр һәм район өмәсендә районда яшәүче 14236 кеше катнашкан. Муниципаль учреждениеләрнең, сәнәгать предприятиеләренең, идарәче компанияләрнең хезмәткәрләре, белем бирү йортларында укучылар һәм битараф булмаган халык тырышлыгы белән 1251 м3 чүп-чар җыелган.

Үсеп килүче буынны экологик агартуга юнәлдерелгән чараларга да аеруча зур игътибар бирелә. Икеайлык башыннан бирле 74 флешмоб, сыерчык оясы ясауга багышланган акцияләр һәм экологик конкурслар уздырылган.

Якын көннәрдә Әлмәтне яшел үсентеләр белән бизәячәкләр. 2017 елда шәһәрне яшелләндерү буенча башланып киткән эш кысаларында мең тирәсе декоратив агач утырту планлаштырыла.  

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International