4 апрельдән алып 8 апрельгә кадәр Казанда өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты кысаларында ярышлар үтте. 82 катнашучы арасыннан квалификацион уеннар нәтиҗәсендә 16 иң көчле спортчы сайланды, алар үзара җиңүчене билгеләделәр дә. Шул уналты спортчы арасына 15 Казан теннисчы һәм бер генә башкаладан булмаган егет - Әлмәт өстәл теннисы буенча спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Ярослав Чуев кергәне игътибарга лаеклы.
Ярышларның нәтиҗәләре буенча соңгы еллар эчендә беренче тапкыр республика чемпионы итеп Әлмәт спортчысы билгеләнде.