Әлмәттә су басуга әзерлек бара

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Район активы белән киңәшмә бүген кадрлар билгеләнеше турында белдерүдән башланды. 2 марттан Татарстан Республикасындагы Россия җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсенең "Төзәтү колониясе - 8" ФКУ начальнигы итеп Долгов Игорь Аркадьевич билгеләнде. Район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчегә яңа вазыйфада нәтиҗәле эш теләп калды. Алга таба район башлыгы шәһәр прокуроры вазыйфаларын башкаручы Марсель Гимаевка Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты рәхмәт хатын тапшырды. Айрат Ринатович Марсель Маратовичны намуслы хезмәте һәм шәһәр һәм торак-коммуналь хезмәте өлкәсендә актив катнашу өчен рәхмәт белдерде. 

Киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районы буенча ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе начальнигы Валерий Грезнев чыгышы тыңланды. Ул шәһәр һәм район территориясендә су басу торышы турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International