РФ Президенты Владимир Путинның Икътисад министрлыгы коллегиясендә укылган хатында сәнәгатьне үстерүнең мөһим юнәлешләренең берсе итеп төп капиталга һәм хезмәт җитештерүчәнлегенә инвестицияләрнең артуы билгеләнгән. Куелган максатларга ирешү өчен идарә итүнең төрле чаралары, шул исәптән закон чыгару эшчәнлеге кулланыла. Бердәм Россия тарафыннан максаты итеп икътисадны һәм сәнәгатьне үстерүгә ярдәм күрсәтү билгеләнгән "Локомотивы Роста" иҗтимагый советы оештырылган.