Әлмәт районы Габдрахман авылында Розалия Галләмованың юбилейлы иҗат кичәсе узды

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Р.Төхәтуллин премиясе лауреаты, үзешчән композитор, күпкырлы талант иясе, хөрмәтле педагог Розалия Галләмованың юбилее Габдрахман авылы мәдәният йортында узды.

Сәхнәдән талантлы шәхеснең үзе,  төрле иҗат коллективлары башкаруында җырлар яңгырады. Розалия Галләмова кичәне оештыруда зур ярдәм күрсәткән авылдашы Шәфәгатҗ Фахраз улы Тәхаветдиновка, "Туган авыл" фонды җитәкчесе Сирин Җәләевкә, авыл җирлеге башлыгы Равил Мотаһировка, мәдәният йорты директоры Айдар Газизуллинга рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International