Әлмәтнең үзәк мәчетендә Ринат Галиев истәлегенә мәҗлес үткәрелде

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

РФ Нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, 1990-1999 елларда "Татнефть" җәмгыятен җитәкләгән Ринат Гыймаделислам улы Галиев истәлегенә оештырылган мәҗлестә шәһәр һәм район хактимияте, "Татнефть" җәмгыяте вәкилләре , язучылар һәм башка күп кенә мәртәбәле шәхесләр катнашты.

Мәҗлес Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим Әхмәтҗанов җитәкчелегендә оештырылды. Бу көнне данлыклы шәхес турында бик күп матур һәм җылы сүзләр әйтелде, аның истәлегенә догалар укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International