"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директор Минсәгыйт Насертдинов доклады тыңланды. Ел башыннан мәшгульлек үзәгенә төрле мәсьәләләр буенча 778 кеше мөрәҗәгать итте, шул исәптән 734 кеше эш эзләүче сыйфатында исәпкә алынды. 240 граждан эшкә урнаштырылган.