Кичә район башлыгы Айрат Хайруллин гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Очрашуның төп темалары - җитештерүне үстерү, инвестицион проектларны тормышка ашыру.
Район башлыгына Көлшәрип авылын җирлегеннән "Мирас" гаилә хуҗалыгы вәкиле мөрәҗәгать итте. Ике гектар җирдә гаилә үсентеләр үстерү һәм сату белән шөгыльләнәләр: җиләк-җимеш, декоратив, чәчәк һәм яшелчә культуралары үстерәләр. Төп проблема булып сатуны гамәлгә ашыру тора.