Айрат Хәйруллин: "Фермерларга һәр төрле ярдәм күрсәтергә әзер"

2017 елның 21 гыйнвары, шимбә

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин Новоникольский авылы җирлегендә урнашкан сарык фермасында булып аның хуҗасы Алексеей Заикин белән очрашты. Фермер сүзләренә караганда, бүгенге көндә хуҗалыкта 600 баш сарык исәпләнә, киләчәктә аларның санын 3000 башка җиткерү күздә тотыла.

Хуҗалык белән танышу көнкүреш корпусыннан башланды. Биредә ферманың башка корпусларын һәм сугым цехын җылытучы котел урнашкан. Фермер үзе билгеләп узганча, ягулык чималы буларак утын калдыкларыннан ясалган гранулалар файдаланыла һәм аларны куллану күпкә арзанрак. Очрашу барышында сарык фермасын киләчәктә тагы да зурайту, баш санын арттыру мөмкинлекләре турында фикер алышынды. Район башлыгы Алексеей Заикинның эшчәнлеген югары бәяләде һәм авыл хуҗалыгы идарәсенә федераль һәм республика программаларында катнашу өчен фермерга һәр төрле ярдәм күрсәтергә кушты.

Регина Садыкова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International