Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

2014 елның 22 ноябре, шимбә
Әлмәт муниципаль районының башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү уңаеннан “ачык ишекләр” көне булып узды.

Шул хөрмәттән, ГХАТ идарәсе җитәкчесе Г.Р. Әмирова һәм ГХАТ идарәсе эшчеләре, балигъ булмаган, әти-әнисез калган балалар белән экскурсия үткәрелде.

Мәктәп укучылары яшь парларның никахлашу тантанасын күзәттеләр.ГХАТ идарәсе хезмәткәрләренең төп эшләре, норматив документлары, ГХАТ архивы, гражданлык хокуклары турында тыңлап үттеләр.

Экскурсия чәй мәҗлесе белән бик күңелле тәмамланды һәм һәрбер бала үзенә кирәле мәгълүмәт алды дип ышанабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International