Иң яхшы ишек алдына конкурс дәвам итә

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Әлмәттә “Иң яхшы ишегалды җыештыручы”, “Иң яхшы чәчәкле ишегалды”, “Иң яхшы чәчәкле балкон” һәм “Иң яхшы подъезд” исемнәре алу өчен конкурс дәвам итә. Конкурс комиссиясе һәм шәһәр журналистлары конкурста катнашучы идарәче оешма һәм ТСЖ территорияләрен берничә кат йөреп чыктылар. Конкурсантларга чираттагы визит 17 сентябрьдә булды.
8 Март урамындагы 23 һәм 25нче йортларның (ЖЭУ-7) ишек алдында көзге суыкка карамастан матур клумбалардагы төрле чәчәкләр белән күзләрне камаштыра. Минзилә Фәрхетдинова ишек алдын үрнәк тәртиптә тота.
- Минзилә бездә күптән эшли. Ул караган ишек аллары ялт итеп тора, чүп күрмәссең. Эшсез тормый, җаваплы, үз көче белән ишек алларында клумбалар ясады, - диләр аның турында ЖЭУ-7дә.
29нчы йортта яшәүче Әлфинә Мортазина да ишек алдына клумбалар ясаган. Матур гөлләре кара көзгә кадәр чәчәктә утырачак әле.
- Шуның өчен тырыштым да, - ди ул үзе. – Утырткан чакта орлыкларны, рассадаларны көзге чәчәкләр җәйгеләрен алыштырырлык итеп сайладым. Бик матур чыкты, үзем дә куанам.
“Иң яхшы чәчәкле балкон” исеменә Герцен урамындагы 80 в йортта торучы Рүфә Габбасовна дәгъва итә. Балкондагы матурлык һәм тәрәзә каршындагы клумба – аның хезмәте.
Комиссия “Иң яхшы подъезд” исемен алу өчен ярышучылар янында да булды. Ул – Промышленная урамындагы 2нче йортның 2нче подъезды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International