12 июньдә Әлмәттә триатлон буенча ярышлар узды.
Анда Россиянең 46 шәһәреннән 360 атлет катнашты. Ярышлар Әлмәттә инде дүртенче тапкыр узды.
Спринт дистанциясендә Вячеслав Васильев җиңү яулады, ул аны 01: 00: 01 исәбе белән узды. Икенче урынны Евгений Островский алды, ул 01:00:39 нәтиҗәсе белән.
Бронза Роман Евграфов алды, аның вакыты — 01:01:00.