Рөстәм Миңнеханов Әлмәт онкодиспансерының яңа радиология корпусында булды

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Бүген Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник онкология диспансеры филиалында булды һәм яңа заманча радиология корпусының торышын бәяләде.

Аны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов озата йөрде.

Онкодиспансерның Әлмәт филиалы 2010 елдан бирле эшли. Ул Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүче 700 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтә. Аның поликлиникасын төзүгә 150 млн сум инвестицияләнгән, шуның 90 млнын «Татнефть» бүлеп биргән. 2015 елда компания хирургия стационарын, операция блогын, реанимацияне, паллиатив хезмәтне, авырудан башка эндоскопия үзәген, кабул итү-диагностика бүлеген төзүгә 145 млн сум бүлеп биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International