Әлмәтнең сәүдә йортларының берсендә күкрәк яман шешенең иртә диагностикасы буенча #мин уздым (#япрошла) социаль акциясе узды. Акциядә 600 ләп кеше катнашты, сөт бизләренең 102 төрле патологиясе, күкрәкнең яман шешенә 6 шик ачыкланды. Шушы хатын-кызлар өстәмә тикшерүгә һәм диагнозга аныклык кертүгә җибәрелделәр.