Бүген илебез десантликларны – Һава-десант гаскәрләренә тантаналы хөрмәт күрсәтә. Ветераннар-десантниклар Һава-десант гаскәрләренең барлыкка килүнең 88 еллыгын билгелиләр. Алар арасында 1200 әлмәт кешеләре. Унысы хәзерге вакытта әлеге гаскәрләрдә хезмәт итәләр.
Тарихта десантниклар төрле сугышларда үз батырлыгын күрсәттеләр: Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, Төньяк Кавказ сугышлары һәм башка сугыш конфликтлары. 2018 ел “Хәрби бердәмлек” оешмасы өчен юбилейлы ел. Аңа 10 ел була.
31 июльдә «Нефтьче» мәдәният сараенда Һава-десант гаскәрләре ветераннарын РФ Кораллы гаскәрләр Генераль штабы Хәрби академиясенең профессоры генерал-майор Равиль Мугинов, Әлмәт районы башлыгы, запас өлкән лейтенанты Айрат Хайруллин котлады.
9 кеше гәРФ Оборона министрлыгының Хөрмәтле грамоталары, Әлмәт районының Совет һәм Башкарма комитетының Хөрмәтле грамоталары, “Һава-десант гаскәрләренә 85 ел” медальләре бирелде.