Әлмәттә парламент сәгате булып узды

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

7 ноябрьдә Әлмәт нефть институтында фәнни конференция ачылу кысаларында парламент сәгате булды. Ул ТР Дәүләт Советы рәисе, шәһәребезнең Мактаулы гражданины Фәрит Мөхәммәтшин катнашында һәм Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан уздырылды.

Чарада катнашучылар игътибарына ТР Конституциясе кабул ителү турында фильм тәкъдим ителде. Республиканың Дәүләт Советы рәисе дә әлеге мөһим документның барлыкка килү тарихы, аның кыйммәте, асылы турында дикъкать белән сөйләде.

-Татарстан Республикасы  Конституциясе халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып кабул ителде. Бу – тормышның төп принципларын үз эченә алган, гражданлык статусын билгеләүче хокукый документ. Аны һәркем белергә тиеш, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Вакыт узган саен Конституциягә дә төзәтмәләр кертелә, ләкин аның кыйммәте, дәрәҗәсе үзгәрешсез кала. Фәрит Хәйруллович әлеге документның кайбер маддәләре эчтәлегенә тәфсилләп тукталды, студентларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Яшьләрне хезмәт баскычы буенча үсеш, бүген күпләрне борчыган Татарстанда телләр мәсьәләсе, үзләре укыган институт язмышы, мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен тудырылган уңайлыклар кызыксындырды.

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәтнең иң матур шәһәрләрнең берсе булуын, биредә төпле кадрлар әзерләнүен искәртте.

 Ахырдан Әлмәт политехник техникум укытучысы Данис Миннигалямовка ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты, шәһәребезнең иң яхшы студентларына Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International