Әлмәт авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ташламалы кредитлардан файдалана алалар

2017 елның 4 августы, җомга

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ташламалы кредит бирү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов үткәрде. «Сбербанк»ГАҖ (ПАО), «Россельхозбанк» АҖ, «Ак Барс» банк АҖ һәм АККОР вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар алдына кредитлар бирү һәм мөрәҗәгать итүчеләргә һәрьякларп ярдәм күрсәтү өлкәсендә эшләрне активлаштыру бурычы куелган. Кредит алучылар белән эшләүне дәвам итү буенча муниципаль районнарга мәгълүмати хатлар әзерләнде. Әлеге мәсьәлә урып-җыю кампаниясе чорында аеруча әһәмиятле, чөнки авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә акча әйләнеше кирәк.

2017 елның 1 гыйнварыннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү һәм (яисә) сату белән шөгыльләнүче оешмалар һәм шәхси эшкуарлар Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан вәкаләтләр бирелгән банкларның берсендә иң күбе 5% ставка белән кыска сроклы яисә инвестиция кредиты ала алалар. Бу очракта кредит оешмасына керми калган керемнәр турыдан-туры федераль бюджеттан Россия Банкының төп ставкасы күләмендә кайтарыла. 

2017 елның 24 июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 875 номерлы карары кабул ителде, аның нигезендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен ташламалы кредитлауның гамәлдәге механизмына үзгәрешләр кертелә.

Россия Федерациясе субъектларыннан күпсанлы тәкъдимнәр керүгә бәйле рәвештә, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы аларның ташламалы кредитлау механизмын гамәлгә ашыргандагы вәкаләтләрен киңәйтте. Хәзер Россия Федерациясе субъектлары кыска вакытлы срокка ташламалы бер кредит алучыга үз территорияләрендә аның максималь күләмен билгели алалар. Шулай ук Россия Федерациясенең һәр субъектында кече хуҗалыкларны кыска сроклы ташламалы кредитлауга җибәрелә торган субсидияләр өлеше дә Россия Федерациясе субъектының вәкаләтле органы тәкъдимнәре белән билгеләнәчәк.

Моннан тыш, кыска сроклы ташламалы кредитлар буенча субсидияләрнең гомуми күләмен исәпләү процедурасы, чәчүлек мәйданнары күләмен, авыл хуҗалыгы терлекләренең баш санын һәм Россия Федерациясенең тиешле субъектында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең хакын исәпкә алып, төгәлләштерелде.

Кече һәм урта эшкуарлык өчен субъектларга өстенлекле ярдәм итү максатларында, «кече хуҗалыклар» төшенчәсе киңәйтелде. Хәзер аларга крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары гына түгел, ә хуҗалык итүче җәмгыятьләр, хуҗалык итүче партнерлар һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче һәм эшкәртүче шәхси эшкуарлар да, шулай ук хисап финанс елында еллык кереме 120 миллионнан артмаган, авыл хуҗалыгы чималын сатып алу белән шөгыльләнүче җитештерү кооперативлары да керә.

Тагын бер яңалык – 2017 елның 1 июленнән соң вәкаләтле банкта коммерциячел ставка белән кыска сроклы кредит алучыга ташламалы ставкага күчү хокукы, шулай ук элек алган ташламалы инвестициячел кредитны 2018 елның 1 гыйнварыннан рефинанслау мөмкинлеге бирелә. Шулай ук вәкаләтле банкларның исемлеге дә киңәйтелде. Яңа критерийлар нигезендә ташламалы кредитлау механизмында катнашу хокукынайөздән артык банк ия булачак (шул исәптән 30 төбәк банкы), агросәнәгать комплексы буенча ссуда бурычының 95%тан артыгы шуларга биреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International