Марат Әхмәтов: "Әлмәт районы республикада яшелчәчелекне һәм җиләк кластерын үстерүгә яңача этәреш ясады"

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

25 июльдә булган эш визиты барышында Марат Әхмәтов комбайннар парадында катнашты, төзелеп килүче 1070 башка исәпләнгән заманча сыер фермасының төзелеше белән танышты, яшелчә һәм җиләк үзәнлегендә булды.

Урак быел башка елдагыдан соңгарак калып башланырга тора. Татарстан республикасы премьер-министры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, узган елны бу вакытта инде ярты миллион тонна ашлык җыеп алынган булган. Һава торышының алдагы еллардан аерылып торуы җәйне дә бераз кичектергән – игеннәрнең дымлылыгы әле дә булса 55-60% тәшкил итә. Шулай да, бүген республиканың барлык районнарында уракка төшәр өчен тиешле әзерлек эшләре башкарылган. Шул исәптән, Әлмәт районында да. Бу хакта Токарликов исемендәге җәмгыят базасында оештырылган очрашу барышында район башлыгы Айрат Хәйруллин да ассызыклады. Бүген хуҗалыкларда игеннәрне урып-җыюда 96 комбайн катнашачак, шуларның 10 сы – механикалаштырылган отрядныкы. Комбайннарның гомуми торышы канәгатьләндерерлек, гәрчә араларында яңа дигәннәре бармак белән генә санарлык булса да. Монна тыш, урак өстендә актив катнашкан хезмәтчәннәрне бүләкләү өчен дә премия фонды булдырылган. 

Башкала кунаклары комбайннар парадында күрсәтелгән техника белән танышты, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән аралашты.

Токарликов исемендәге хуҗалыкның сыер фермасы төзелешендә булган вакытта да, яшелчә һәм җиләк үзәнлегендә эшләрен җәелдерүче бизнесменнар белән аралашу нәтиҗәсендә дә министрны республика өчен яңа булган агымны профессиональ дәрәҗәдә үзләштерә алу сокландырды.

– Бу проектлар белән танышу өчен бирегә Татарстанның башка районнарыннан да җитәкчеләр махсус чакырылды. Сезнең  тәҗрибә нигезендә без яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерүне республикада җәелдерергә уйлыйбыз, – диде министр журналистлар белән аралашкан вакытта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International