Киңәшмәдә төзелеш турында сүз барды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасара Айрат Мөхәмәтҗанов агымдагы елдагы эшләргә нәтиҗә ясады.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин эшләрнең сыйфатына һәм вакытына игътибар зур булырга тиеш, дип белдерде. Республика программалары кысаларында алып барылучы ремонт һәм төзелеш эшләренә булган таләпләрне катгыйлатырга кирәклегенә басым ясады, 2018 елда башкарылачак эшләрнең исемлеген бүген төзергә кирәклеген әйтте.