17 июль көнне Лениногорск районының Зәй-Каратай авылы мәдәният йортында Әлмәт үзешчән коллективлары "Җырлыйм туган якта" дип исемләнгән концерт куйдылар.
Кичәдә Алина Хайбриева, Зилә Саримова үзләренең сольный номерларын тәкъдим иттеләр. Шулай ук "Заман", "Сөембикә" вокаль ансамбльләре һәм Дамир Газеев, Гузәл Сабирова, Элиза Аллаярова үзләренең хореография номерлары белән чыгыш ясадылар.