9-13 июльдә Екатеринбург шәһәрендә "Иннопром-2017" халыкара сәнәгать күргәзмәсендә кайбер килешүләргә имза салынды. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры – тр сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.
Аерым алганда, ТР вице-премьеры һәм "Пенетрон-Россия" холдинг башлыгы Игорь Черноголов Татарстанда гидроизоляцион материаллар җитештерү линиясен ачып җибәрү турында килешү төзегәннәр.