Әлмәттә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Кванториум" ачылды

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Бүген Әлмәттә балалар технопаркы - югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгән фән-техник иҗат үзәге «Кванториум» ачылды. 

Республикада беренче шундый үзәк Яр Чаллыда ачылган иде, аннан Түбән Кама балаларына андый бәхет елмайды. Чират менә, ниһаять, Әлмәткә килеп җитте. Нефтьчеләр каласында урнашкан технопарк республикада иң зурысы санала. «Кванториум» 4 мең квадрат метр мәйданны алып тора һәм 4 катлы бинада урнашкан. 

«Пионерлар йорты»нда балалар хуҗалык эшләрен алып бару, өс киемнәре тегү һәм кисү, ботаника түгәрәкләренә һәм зоотүгәрәккә йөри алачак. 
Моннан тыш, технопаркта сәнәгый дизайн, ИТ-квант, наноквант, нейроквант, кул эшләре иҗаты һәм ИЗО кабинетлары, китапханә, шулай ук коворкинг һәм робоквант кабинетлары булдырылган. Биредә Мәскәүдә белем эстәп кайткан АГНИ һәм Книту-КАИ укытучылары тарафыннан инженерлык сәләте һәм фәнни хезмәт белән кызыксынучы балаларга, яшүсмерләргә өстәмә белем биреләчәк. 

«Кванториум» ачылышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Айрат Хәйруллин, «Кванториум» балалар технопарклары үсеше челтәре федераль операторы генераль директоры Марина Ракова, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, нефть сәнәгате буенча Президент ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International