Лана Медвецкаяның туган шәһәрендә персональ дебют күргәзмәсе

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Ачык төсләргә буялган һәм яхшы кәеф бүләк итә торган картиналарның авторы – Лана Медвецкая. «Рисованный Экватор» халыкара арт-проекты илчесе тумышы белән Әлмәттән. Шуңа күрә бу күргәзмә авторның үзе өчен дә зур әһәмияткә ия.

– Мин биредә тудым, биредә мәктәп бетердем. Укыган вакытта ук картиналар галереясенә йөрергә ярата идем, – дип сөйләде ул күргәзмәне ачу тантанасына килгән күпсанлы дуслары, якыннары һәм сәнгать сөючеләрне сәламләп.

Академик, професор, Россяинең халык рәссамы Петр Козорезенконың укучысы булган Лананың иҗаты үз эченә рәсем сәнгатеннән тыш курчаклар ясау  осталыгын да сыйдыра. Аның хезмәтләре Россия, Япония, Европа һәм Америка шәхси коллекционерлары фондында саклана. Лана Медвецкая бүген иң танылган заманча рәссамнарыннан санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International