Яшьләр көнен бәйрәм иткәндә Әлмәт районының велосипед спортын яратучылары Казаннан килгән Бикмуллиннар велогаиләсе белән очраштылар. Алар үзләренең велосәяхәт тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Узган ел Марат һәм Резеда Бикмуллиннар уллары белән бергә Англия буенча велосипедларда сәяхәт кылдылар. Алар 650 чакрым узганнар.