Аеруча алар предприятие, мәктәп, яшүсмерләр клублары территорияләрен җыештыру һәм төзекләндерү белән шөгыльләнәчәк.
«Яшьләргә ярдәм күрсәтү үзәге», мәгариф идарәсе, «Әлмәт торба заводы», «СМП-Нефтегаз», «Алсу» оек-оекбаш фабрикасы, ЖЭУ-7, «Светсервис» оешмалары программаның мөһимлеген аңлап, яшүсмерләрне эшле итүдә активлык күрсәткән.
– Балигъ булмаганнарны эшле итү аларга азмы-күпме акча эшләү мөмкинлеге дә, хезмәткә җәлеп итү, урам тәрбиясеннән йолып калу да. Җәйге чорда эшләп карау укучыларда җаваплылык хисе дә булдыра, – дип саный мәшгульлек үзәге белгечләре.