Бүген Социалистик Хезмәт Герое Дамир Нурутдинов 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әлеге хөрмәтле юбилее белән аны район башлыгы Айрат Хәйруллин да котлады.
- Дамир Махмутович, сезне юбилеегыз белән котлыйм. Һәрчак шундый яшь булып калыгыз, энергиягез ташып торсын. Сез барыбыз өчен дә үрнәк. Әлмәт һәм Татарстан өчен дә легендар шәхес. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләгезгә иминлек телим, - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин .