Донор көне, беренче чиратта, кеше сәламәтлеге хакына бушлай кан бирүче донорларга багышлана. Әлмәттә дә даими рәвештә канын бирүче билгеле бер категория кешеләр бар. "Мин ТР доноры" республика акциясен 100 дән артык Әлмәттә яшәүчеләр хупладылар.